Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
атна соравы
16 октябрь 2018, 12:28

Көзге чакыру башланды

Егетләр төрле белгечләрдә медицина тикшерүе үткәннән соң чиратка тезелеп, берәм-берәм чакыру комиссиясе әгъзалары алдына кереп басты.

Егетләр төрле белгечләрдә медицина тикшерүе үткәннән соң чиратка тезелеп, берәм-берәм чакыру комиссиясе әгъзалары алдына кереп басты.

Берәмләп кабинетка кергән егетләр хәрбиләрчә, әмма азрак каушап: “Чакыру комиссиясе рәисе, фәлән-фәлән призывник чакыру комиссиясенә килде”, дип белдерде. Советлар Союзы заманыннан ук ир-егетләрнең барысына да бу сүзләр таныш. Булачак солдат — Ватанны саклаучының дәүләт тарафыннан алар язмышын хәл итү вәкаләте бирелгән кешеләр белән беренче танышуы нәкъ шулай башлана.

Егетләргә сораулар белән табиб, комиссия рәисе урынбасары, Мәшгульлек үзәге, мәгариф һәм эчке эшләр бүлеге вәкилләре мөрәҗәгать итә. Аларның бердәм карарыннан билгеле була: егет армия хезмәтенә яраклымы, түгелме.

— 2018 елның көзге чакыру барышында комиссиягә барлыгы 143 егет килде. Хәрби хезмәткә 36 егет чакырыла. Октябрь ахырында беренче чакырылучылар армия хезмәтенә юл тотачак. Ләкин аларга армиягә киткәнчегә кадәр электрон база булдыру, бармак эзләрен алу һәм прививкалар картасы тутыру өчен хәрби комиссариатка килергә кирәк булачак, — дип аңлатты чакыру комиссиясе секретаре Регина Шәйнурова.

Белешмә

Гамәлдәге законнарга ярашлы, хезмәттән кичектерелеп торуга махсус урта һәм югары уку йортлары студентлары, бәләкәй балалары булган әтиләр, эшкә сәләтсез яки балигъ булмаган туганнарын тәрбияләүче опекуннар хокуклы.

Лилия Шәрифгалиева.

Автор фотосы.
Читайте нас: