Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
атна соравы
9 октябрь 2018, 12:08

"Ышаныч" — тугры дустым

Кичә редакциягә безнең даими язылучыбыз — “Кояшкай” балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлзинә Вәкилова игълан бирергә килде.

Кичә редакциягә безнең даими язылучыбыз — “Кояшкай” балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлзинә Вәкилова игълан бирергә килде. 2019 елның беренче яртыеллыгына район гәзитенә ташламалы хакка язылу ункөнлеге башланганын белгәч, шатланып шунда ук яраткан басмасына язылып та куйды.

— Ә нигә соңыннанга калдырырга, — дип фикер йөртә ул. — Ел ахырында бәйрәм алды ыгы-зыгысы була, мәшәкатьләр белән гәзиткә язылу онытылырга да мөмкин. Бүген район гәзитеннән башка тормышымны күз алдына да китермим. Хәзерге заман тәрбиячесе республика һәм район яңалыклары турында һәрчак хәбәрдар булырга тиеш дип уйлыйм. Ә район гәзитеннән башка туган як яңалыкларын тагын кайдан табасың?! Мондый ункөнлекләр үткәрелүе бик яхшы, бу чорда гәзит-журналларга арзанрак хакка язылып калырга була.

Ул бүген вакытлы басмаларны үзең өчен генә түгел, ә балаларга да язылырга кирәк, чөнки тик шулай гына үсеп килүче буында укуга кызыксыну уятып, дөньяга карашын киңәйтеп була, дип исәпли.

Исегезгә төшерәбез, ташламалы хакка язылу ункөнлеге кичә, 4 октябрьдә, башланды һәм 14 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу вакыт эчендә республика басмаларына — 12%, район гәзитләренә 10% ташлама белән язылырга мөмкин. Шулай итеп, почта аша алты айга “Аскинская новь” — 795,66 сум, “Ышаныч” — 801,06 сум, “Йәнтөйәк” 380,52 сумга төшәчәк. Моңардан тыш, хөрмәтле гәзит укучылар, элеккечә гәзитне редакциядән үзең килеп алу ысулы белән язылу бар: “Аскинская новь”, “Ышаныч” — 525 сум, “Йәнтөйәк” — 318 сум. Шулай ук үзегез эшләгән оешмага курьер китереп бирү шарты белән язылырга була: “Аскинская новь”, “Ышаныч” — 570 сум, “Йәнтөйәк” — 360 сум. Тик бу ысулны сайласагыз, бер оешмадан кимендә ун кеше язылырга тиеш.

Наталья Пушкарева.

Автор фотосы.
Читайте нас: