Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
атна соравы
17 июль 2018, 11:32

Суда хәвефсезлек — киңәшмәдә каралган төп мәсьәлә

Республикада ел башыннан суда 26 кешенең, шул исәптән биш баланың гомере өзелгән.

Республикада ел башыннан суда 26 кешенең, шул исәптән биш баланың гомере өзелгән. Бу хакта республика Хөкүмәтендә үткән оператив киңәшмәдә БР гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе вазифасын вакытлыча башкаручы Кирилл Первов әйтеп үтте. Соңгы биш елда республикада барлыгы 403 кеше, шул исәптән 48 бала суга батып үлгән.

Тик соңгы ял көннәрендә генә дә, БР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, республикада сигез бәхетсез очрак теркәлгән, алты кеше һәлак булган. Узган ел белән чагыштырганда, судагы бәхетсез очраклар саны өч тапкырга арткан.

— Кешеләрнең суга батып үлү очракларына анализ күрсәтүенчә, төп сәбәпләр: исерек килеш су коену, балаларны өлкәннәр күзәтүеннән читтә калдыру, су керү өчен җайланмаган урыннарда коену, — дип билгеләде Кирилл Первов. — Фаразлаулар буенча, республикада эссе һава торышы август башына кадәр сакланачак һәм моңа бәйле, су объектларында бәхетсез очраклар килеп чыгу куркынычы югары кала. Шуңа күрә суда хәвефсезлекне тәэмин итү буенча кисәтү чаралары дәвам ителәчәк.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча төп идарәлеге начальнигы Марат Латыйпов әйтүенчә, соңгы елларда республикада җиһазландырылган пляжлар санының кимүе күзтелә (— 22%), бу хәвефсез ял итүгә кире йогынты ясый.

— Кайбер район хакимияте башлыклары су буенда күп кеше ял итүен оештыру мәсьәләсен авыл биләмәләре башлыкларына йөкләтеп, үзләре читтә кала, — диде Марат Латыйпов.

Шулай ук ведомство җитәкчесе әйтүенчә, соңгы өч елда муниципалитетлар җәмәгать урыннарында исерткеч эчемлекләр эчкән өчен бер генә протокол да төземәгән, ә бит суга батучыларның 83% исерек хәлдә булган.

Наталья Пушкарева

әзерләде.

400дән артык кеше республикада ял итүчеләрнең хәвефсезлеген күзәтүдә тота.

24 өстәмә пост махсус билгеләнмәгән, әмма зур популярлык белән файдаланган урыннарда куелган.

77 кешене пляжда дежур торучылар коткарган.

32 кешедән торган 8 мобиль водолаз төркем коткару эшләре алып бару өчен даими әзерлектә тора.

64 махсус пляж бар республикада.
Читайте нас: