Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
атна соравы
13 июль 2018, 11:33

"Сарс" лагеренда

24 июньдә “Сарс” савыктыру лагерендагы беренче смена тәмамланды.

24 июньдә “Сарс” савыктыру лагерендагы беренче смена тәмамланды. Күптән түгел районнан янә 50 бала (икенче смена) хозур табигать кочагында урнашкан лагерьга ял итәргә китте. Алар арасында биредә икенче, өченче тапкыр булганнар да бар. Ял итеп кайтканнар белән аралашканнан соң, аларның бар нәрсәдән дә канәгать калулары билгеле булды.

Лагерьга күптән түгел генә барып урнашканнар да җәйге ялларының мавыктыргыч, кызыклы үтәчәгенә ышана. Мәсәлән, Аскын 2нче мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Илнара Гыйльмиярова “Сарс”та икенче тапкыр ял итә, шуның өчен биредә ял күңелле оештырылуы турында ишетеп кенә белми. Тырыш кыз вожатыйлары белән узган елдагы кебек шигырь ятлаулары, җырларга, рәсем төшерүләре, спорт ярышларында, кызыклы уеннарда катнашулары, йөзәргә өйрәнүләре турында сөйләде. Ә менә Күбияздан 6 сыйныф укучысы Тимур Закиров лагерьга беренче тапкыр килгән. Ул әлегә бераз дулкынлана, әмма биредә ял күңелле үтүенә, яңа дуслар табуына ышана.

Алия Исламова.

Автор фотосы.
Читайте нас: