Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
атна соравы
22 июнь 2018, 12:42

Гәзиткә язылыгыз, бүләк отыгыз!

19 июньдә редакция шушы язылу кампаниясендә чираттагы һәм соңгы “Атна саен бүләк” акциясен үткәрде.

19 июньдә редакция шушы язылу кампаниясендә чираттагы һәм соңгы “Атна саен бүләк” акциясен үткәрде. Аскын авылында яшәүче Мәүлидә Юнысовага бу юлы да бәхет елмайды. Ул икенче яртыеллыкка язылып, гәзитле дә булды, чәй сервизы да отты.

Мәүлидә Гайнетдин кызы белән әңгәмә барышында аның басмабызга даими язылуын, ул гына да түгел, акцияләрдә катнашып, икенче тапкыр бүләк алуы турында белдек. Бу тырыш гаилә гәзитебезнең һәр санын түземсезлек белән көтеп ала икән. Өстәвенә, һәрберсенең күңеленә хуш килгән рубрикасы бар. Хуҗабикә, мәсәлән, гүзәл затларга кагылышлы киңәшләргә өстенлек бирсә, тормыш иптәше Рәфил Хәнифҗан улы — авыл хуҗалыгы, табигать, уллары Илназ “Яшь чак, яшьнәр чак” темасын яратып укый. Җиңүчебез барысына да гәзиткә язылырга, акцияләрдә актив катнашырга киңәш итә. Шулай ук бу көнне С.Гайниәхмәтова, Г. Сафарова, В. Дәүләтгәрәева, Ф.Хәсәнова, М.Юнысов, М.Рәхимова, М.Әхмәтшина, А.Сәрвәрова да бүләк отты. Барлыгы 53 абонемент күчермәсе тапшырылган иде.

Алия Исламова.

Автор фотосы.
Читайте нас: