Ышаныч
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
атна соравы
18 июнь 2018, 18:45

Фаркопны ничек дөрес урнаштырырга?

Редакциягә авыл халкыннан бихисап хатлар килә, анда нинди корылмаларны ЮХХДИ бүлегендә теркәү кирәк, ниндиләрен кирәкми икәнлеге белән кызыксына.

Редакциягә авыл халкыннан бихисап хатлар килә, анда нинди корылмаларны ЮХХДИ бүлегендә теркәү кирәк, ниндиләрен кирәкми икәнлеге белән кызыксына. Атап әйткәндә, күп сорау җиңел машинага фаркоп урнаштыруга кагыла. Бу хакта ЮХХДИ инспекторы Павел Крапивин белән әңгәмә кордык.

— Павел Вячеславович, һәр автомобильче машинага өстәмә җиһаз куйгач, аны теркәү дә кирәк икәнлеген яхшы белә. Фаркопны ЮХХДИ бүлегендә теркәү кирәкме? Фаркопны урнаштыруның яңа кагыйдәләре турында да әйтеп үтегез әле.

— Яңа кагыйдәләр буенча автомобиль конструкциясенә нинди дә булса үзгәреш кертү рәсми рәвештә теркәлергә тиеш. Әмма ЮХХДИ бүлегендә теркәлү таләп ителмәгән үзгәрешләр дә бар. Нәкъ менә шул исемлеккә тагу-тарту корылмасы кергән. Җиңел машина конструкциясе киләчәктә аны урнаштыруны күзалларга тиеш. Теге яки бу машинага тагылма йөртү рөхсәт ителәме, юкмы икәнлеге турында мәгълүмат аның йөкләнеш таблицасында күрсәтелә. Ул автомобильнең уң як урта стойкасында яисә капот астында урнаша, анда тагылма тагу мөмкинлеге турында хәбәр ителә. Әгәр мондый язу булмаса, фаркопны ЮХХДИ бүлегендә теркәргә кирәк.

Фаркоп урнаштыру барлык төр машиналарга да диярлек җитештерүче тарафыннан рөхсәт ителгән, бу файдалану буенча кулланмасында күрсәтелгән. Аны сервис-үзәкләрдә яки машина конструкциясен бозуны, ягъни эретеп ябыштыру, тишүне таләп итмәсә, үзаллы урнаштырырга да мөмкин. Әгәр тагу-тарту корылмасы (ТСУ) заводта ук урнаштырылган яисә аның өчен өстәмә беркетмәләр булса, фаркоп автомобиль констурциясендә үзгәреш булып исәпләнми.

Фаркоплы машинада йөргәндә үзең белән түбәндәге документлар булу мотлак: фаркоп паспорты (аны урнаштырган автосервис билгесе булырга тиеш), ТСУ сертификаты күчермәсе һәм башкарылган эш акты.

Аны җиңел машинага урнаштырганда файдалану документларындагы мәгълүматларына таянырга кирәк. Әгәр ТСУ җитештерүче предприятие тарафыннан куелган булса, фаркопка паспорты һәм туры килү сертификаты була һәм тагылма өчен җиһаз кулланмага ярашлы куелган дигән сүз.

— Фаркопны теркәү ничек башкарылуы турында аңлатып үтегез әле.

— ЮХХДИ бүлегендә тагу-тарту корылмалы машинаны теркәү һәм таныклык алу өчен башта техник экспертиза үтәргә кирәк. Машина хуҗасы техник тикшерү үткәрергә лицензиясе булган шәхси оешмага гариза язарга һәм берникадәр вакыттан соң карарын алырга тиеш. Моңардан соң ЮХХДИ хезмәткәрләре машинага техник карау үткәрә, анда конструктив үзгәрешләрнең хәвефсезлеге тикшерелә һәм диагностика картасы тутырыла. Техник тикшерү нәтиҗәләре буенча таныклык бирелә.

— Нинди очракта җиңел машинага фаркоп кую рөхсәт ителми?

— Закон тагу-тарту корылмасын Транспорт чарасы тибын дәлилләүче документта өстәмә җиһаз буларак күрсәтелмәгән булса, машинага урнаштыруны тыя. Бу документ күчермәсен дилерлар үзәгендә яки машинаны җитештерүче заводтан алырга мөмкин. Машинага фаркоп куярга ярамый, әгәр аңарда тагылма куллану тыелган булса. “В” категориягә ия булып, тагылмалы машинаның гомум авырлыгы 3,5 тоннадан артмаган очракта гына йөрү рөхсәт ителә. Башка очракларда авыр тагылманы файдалану өчен “Е” категориясе булырга тиеш. Әгәр автомобиль файдаланылмый икән, аны үзгәртеп корган өчен хуҗасына беркем дә штраф бирә алмый.

— Ә нинди очракларда инспектор штраф бирә? Аның күләме нинди?

— Фаркоплы машинаны тикшергәндә ЮХХДИ хезмәткәре түбәндәге очракларда штраф язарга мөмкин: әгәр фаркоп стандарт түгел яки төзек түгел булса, әгәр ул җитештерүче тарафыннан билгеләнгән урында булмаса һәм дәүләт теркәү номерын капласа.

— Эчтәлекле әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Алия Исламова.
Читайте нас: