Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
атна соравы
9 июнь 2018, 13:46

Әгәр бирка югалса...

— Мин шәхси хуҗалыгымда ике сыер һәм бер бозау асрыйм.

— Мин шәхси хуҗалыгымда ике сыер һәм бер бозау асрыйм. Мөгезле эре терлеккә бирка тагу турында район гәзитендә басылып чыккан мәкаләне укыгач: “Ә бирка югалса, нишләргә?”, дигән сорау туды, — дип сорый Кашка авылыннан Лилия Зарипова.

Район ветеринария хезмәтенең баш табибы Руслан Галләмов җавап бирә:

— Әгәр бирка югалса, аны яңадан бирәбез. Моның өчен ветеринария станциясенә гариза язарга кирәк, малыгызга элеккесе нинди булган шул ук номер кире кайтарыла. Ул малның гомере буена бер тапкыр гына бирелә.

Әйтергә кирәк, Башкортстан Республикасында эпизодик хәл бик катлаулы, малларда безнең район өчен хас булмаган яңа йогышлы чирләр килеп чыга (мәсәлән, узган ел Туймазы районында тилчә чире табылды). Мөгезле эре һәм вак малларны, ат, дуңгыз, песи һәм этләрне идентификацияләү чирләр таралуга тиз һәм вакытында киртә кую мөмкинлеге бирәчәк. Шулай ук чир килеп чыккан очракта, дәүләт тик алдан идентификация үткән маллар өчен генә югалтуларны кире кайтарачак.

Алия Исламова.
Читайте нас: