Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
атна соравы
1 июнь 2018, 14:38

Язылыгыз, бүләк отыгыз!

Узган җомгада гәзит редакциясендә 2018 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясендә беренче тапкыр “Атна саен бүләк” акциясе буенча бүләкләр уйнатылды.

Узган җомгада гәзит редакциясендә 2018 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясендә беренче тапкыр “Атна саен бүләк” акциясе буенча бүләкләр уйнатылды.

Бүген бүләк отучы бәхетлеләрнең исемлеген игълан итәбез. Шулай итеп, “Аскинская новь» гәзитенә язылучылар арасында: Рәмидә Нурмөхәмәтова, Айгөл Сөләйманова, Җиһания Мөхәмәтдинова, Резеда Солтанәхмәтова, Нина Колокольникова; “Ышаныч”ка язылучылар: Саидә Шәяхмәтова, Гөлназ Солтанова; “Йәнтөйәк”кә язылучылар: Фәйрүзә Фагаманова, Гүзәл Ганиева. Аларны чын күңелдән тәбрик итәбез һәм “районка” белән дуслык күперен өзмәүләренә рәхмәт белдерәбез!

Ә калганнарга озакламый үтәчәк киләсе уеннарда уңышлар телибез. 8 һәм 15 июньдә — “Атна саен бүләк”, 22 июньдә “Бәхетле авто” акцияләрендә катнашучылар арасында бүләкләр уйнатылачак. Әгәр сез гәзиткә әлегә кадәр язылмаган булсагыз, ашыгыгыз, бүләкләрнең берсе сезнеке булуы ихтимал!

Шулай ук башка уеннарда да катнашырга тәкъдим итәбез, мәсәлән, “Суперприз от” һәм “Укы һәм планшет от” (Тулырак мәгълүмат www.rbsmi.ru сайтында)

Наталья Пушкарева.

Сөмбел Әсләмова фотосы.
Читайте нас: