Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
атна соравы
1 июнь 2018, 12:30

Янгын хәвефсезлеген бозу нинди хәлләргә китерә?

Агымдагы ел башыннан районда шәхси секторда тугыз янгын чыгу очрагы теркәлгән.

Агымдагы ел башыннан районда шәхси секторда тугыз янгын чыгу очрагы теркәлгән. Моңардан тыш, Любимовка, Шорохов, Яңа Бөрмә авыллары янында һәм Аскынның каты көнкүреш калдыкларын вакытлыча саклау полигонында чүпкә ут кабу очраклары булды. Бүген, янгын чыгу куркынычы янаган чорда, бу тема көнүзәккә әйләнде. Янгын сәбәпләре һәм үзеңне табигый афәттән ничек саклау турында өлкән сорау алучы, эчке хезмәт капитаны Динар Василов белән әңгәмә кордык.

— Динар Рәмилевич, шәхси секторда чыккан янгын сәбәпләрен атап үтегез әле. Гәзит укучыларга янгынны кисәтү буенча нәрсә эшләргә киңәш итәр идегез?

— Кеше битарафлыгы — электр приборларын, җылыту мичләрен кулланганда янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозу чыккан янгыннарның төп сәбәбе булып тора. Әйтергә кирәк, республикада шушы сәбәп буенча 791 янгын чыккан, бу узган елның әлеге чоры белән чагыштырганда алты очракка күбрәк. Хөрмәтле райондашлар, электр приборларын кулланганда игътибарлы һәм сак булыгыз. Шушы гади кагыйдәләрне үтәргә кирәк: кабызылган электр приборларын караучысыз калдырмаска; электр челтәренә берьюлы берничә куәтле прибор тоташтырмаска, бу көчәнеш артуга бәйле кыска ялганышка, нәтиҗәдә, янгын чыгуга китерергә мөмкин; Электр чыбыкларын боргаламаска, төенләп бәйләмәскә, ишеккә һәм башка җиргә кыстырмаска. Аның төзексезлеген күрсәгез, шундук төзәтергә, тик бу эшне белгечләргә генә ышанып тапшырырга кирәк. Җылыту өчен кабызылган газ духовкалары артык җылылык бирми, әмма зур күләмдә сөрем бүлеп чыгара, ә бу фаҗигале хәлләргә китерергә мөмкин. Бәләкәй генә ут кабу очрагын күрү белән бу хакта стационар телефоннан 01, 02, 03, 04 номерлары буенча хәбәр итәргә кирәк. Шулай ук кесә телефоныннан 101 — янгын сагы, 102 — полиция, 103 — ашыгыч медицина ярдәме, 104 — авария газ хезмәте, 112 — коткару хезмәтенә шалтыратырга була.

— Еш кына яңалыкларда төтен буенча хәбәр итүче җиһазларның уңайлылыгы турында ишетергә туры килә. Аларның өстенлеге нидә? Алар янгыннан саклый аламы?

— Янгынны башлангыч мәлендә белү гомерегезне саклап калырга, шулай ук матди зыянны киметергә, ә кайбер очракларда бөтенләй туктатырга мөмкинлек бирә. Автоном янгын хәбәрчесе нәкъ шуның өчен тәгаенләнгән, ул сизгер элементлары ярдәмендә төтенне тиз тоя һәм көчле сигнал бирә, моның белән кешеләрне янгын чыгуы турында кисәтә. Бүгенгә районда мондый 290 прибор урнаштырылган, тагын 156 өйне сигналлар белән тәэмин итәргә планлаштырыла.

— Районда зур мәйданнарда чүпкә ут кабу очраклары теркәлде. Бу нәрсәгә бәйле?

— Янгын чыгу куркынычы иң зур булган чор — яз, кешеләр йорт тирәләрен чистарта һәм чүп-чар яндыра. Күптән түгел Любимовка, Шорохов авыллары янында шундый очраклар булды. Алар кыска вакыт эчендә янгын сагы часте һәм урындагы халык көчләре белән сүндерелде. Бигрәк тә үз техникасы белән ярдәм иткән Шорохов авылында яшәүче Мәүлитҗан Миргалиевка рәхмәт белдерәсе килә. Халыкка йорт тирәләрен, бигрәк тә агачлыкка, урманга якын урыннарны коры үлән, төзелеш калдыклары, йомычкы, чүп-чар һәм башка тиз ут кабучы материаллардан чистартырга киңәш ителә. Бу Федераль закон белән каралган.

— Йорт яны участогында чүп яндырырга ярамый. Аны нишләтергә?

— Беренчедән, чүпне җыеп, тыгызлап, бакчага органик ашлама эшләргә була. Шулай әзерләнгән черемә туфракның көчен арттыру өчен бик файдалы. Икенчедән, “Аскын җылылык челтәрләре” предприятиесе килешү нигезендә халыкка каты көнкүреш калдыкларын чыгару хезмәте күрсәтә. Көнкүреш һәм үсемлек калдыкларын төяү өчен бер тәүлеккә трактор арбасы куела.

— Динар Рәмилевич, әңгәмәбез ахырында гәзит укучыларыбызга нәрсә әйтер идегез?

— Безнең төп бурыч — бердәм тырышлык белән янгыннар санын киметү. Өегез һәм якыннарыгыз хәвефсезлеге гади генә кагыйдәләрне саклауга бәйле икәнлеген онытырга ярамый.

— Эчтәлекле әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Лилия Шәрифгалиева әңгәмәләште.
Читайте нас: