— Актив ял итүчеләр озакламый су керү мизгелен ача. Барысы да, шул исәптән балалар да, елга, күл буйларына тартыла, чөнки аларның зарыгып көтеп алган җәйге каникуллары башлана. Буклеттагы мәгълүмат алар өчен дә, өлкәннәр өчен дә файдалы булачак. Су керү урыннарында аеруча сак булырга кирәк, чөнки нинди генә сулык булмасын, ул хәвеф-хәтәр, куркыныч чыганагы булып тора. Моңардан тыш, суда батучыга беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләрен белү балалар өчен файдалы булачак, — диде Аскын авылында яшәүче Надежда Горбунова.