Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
атна соравы
18 Май 2018, 14:07

Янгын куркынычы янаган чор

Янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлек ел башыннан алып барылды. Янгын сүндерү техникасы һәм инвентаре әзерләнде,

Янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлек ел башыннан алып барылды. Янгын сүндерү техникасы һәм инвентаре әзерләнде, барлык участок урманчылыкларында туплану пунктлары (алар барлыгы — тугыз) тиешле инвентарь, янгын сүндерү чаралары һәм машина белән комплектланган. Янгын сүндерү җиңсәләре, өстәмә җиһазлар сатып алынды.

Тугыз участок урманчылыгы буенча схемалар төзелгән, анда минераллаштырылган полосалар, гомум кулланыштагы һәм янгын сагы билгеләнешендәге юллар, елгалар, биеклекләр (күзәтү пунктлары) күрсәтелгән.

Һәр участок урманчылыгы буенча урман фондын күзәтүдә тоту өчен берәр мобиль төркем оештырылган (дүртәр кешедән тугыз төркем) һәм ирекле янгын сүндерү дружиналары (бишәр кешедән тугыз дружина) төзелгән. Гомум озынлыгы 500 километр булган 18 күзәтү маршруты билгеләнгән, моның өчен янгын сүндерү инвентаре (ранецлы сиптергечләр, көрәкләр, балталар) белән җиһазландырылган УАЗ, Нива машиналары кулланыла. Күзәтүчеләр составына инженерлар, участок урманчылары, урман мастерлары кергән.

Шәхси эшкуарлар һәм крестьян (фермер) хуҗалыклары белән урман янгыннарын сүндерүдә ярдәм итү турында килешүләр төзелгән. Аскын һәм Балтач районнарында урман янгыннарына каршы көрәшү буенча оператив планнар төзелде: урындагы халыкны, техниканы һәм транспортны урман янгыннарын сүндерүгә җәлеп итү, янгын сүндерүчеләрне хәрәкәт итү чаралары, туклану, медицина ярдәме белән тәэмин итү тәртибе булдырылды.

Урманда янгын чыккан очракта аны сүндерүгә халык һәм техника, шул исәптән 16 — ДТ-75, ике Т-130, дүрт ТТ-4, су савыты белән сигез МТЗ-80 (82), сабан белән биш МТЗ-80 тракторы, 10 автомашина җәлеп ителәчәк.

Районда 15 авыл биләмәсе, шуларның тугызында янгын сүндерү машинасы бар, алар да урман янгынын сүндерүгә җәлеп ителергә мөмкин.

Белешмә

Урманнарның гомум мәйданы 211078 гектар (Аскын һәм Балтач районнары). Алар территориясендә агач хәзерләү максатында урман участокларын арендага алган оешмалар бар: шулар арасында иң зуры “Уфа фанера комбинаты” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, “Аскын урман сәнәгатьчеләре” коммерциягә карамаган предприятиесе, “Аскын урман сәнәгате”, “Башкорт урманы” җәмгыятьләре, “Кәримов Н.Ә.”, “Халиков Р.Г.” шәхси предприятиеләре.

Лилия Шәрифгалиева әзерләде.
Читайте нас: