Күпчелек янгын коры үлән яндырудан килеп чыга. Шуңа бәйле торак пунктлар яна, узган елгы үләнне яндырганнан чыккан төтеннән күрү сәләте начараю сәбәпле, зур юл-транспорт фаҗигаләре килеп туа, кеше гомере өзелә.
Шундый күңелсез күренешләр илдә коры үләнне яндыру файдалы, чөнки яшь үлән үсүне тизләтә, дигән дөрес булмаган фикер йөрүдән килеп чыга. Киресенчә, коры үләнне яндырып, табигатькә зыян китерәбез. Черемә барлыкка килүнең табигый процессы бозыла һәм шулай итеп туфракның уңдырышлылыгы кими. Коры үлән яндырганнан соң беренче булып талымсыз үсемлекләр — төрле чүп үләннәре үсеп чыга. Коры үлән яндырган вакытта бөҗәкләр, шул исәптән үсемлекләрне серкәләндерүчеләр, юкка чыга, җирдә яшәүче кошларның оялары яна. Шулай ук үлән яндырганда туфрактагы файдалы микроорганизмнар, мәсәлән, үсемлекләргә төрле авыруларга каршы торуга ярдәм итүчеләр зыян күрә. Көчле янгында үләндә яисә җир өстендә яшәүче имезүче хайваннар уттан үлә яисә төтенгә тончыга. Миллион ел элек яшел үлән яз җитү белән яндырмый да менә дигән үсүе турында бик азлар гына уйлана.
Илдә күпләп коры үлән яндыруның тагын бер сәбәбе — аларның файдасына ышану гына түгел, ә хәвефсезлеге дә. Имеш, йөгерек, түбән янгын, хәтта иртә яз урман территориясенә керүгә карамастан, урман фонды өчен зыян китерми. Әмма ут агач төпләрендә һәм чыбык-чабык астында калып, һава температурасы күтәрелү белән зур урман янгынына китерергә мөмкинлеген игътибардан ычкындырырга ярамый. Моңардан тыш, ут торфлы сазлыкларга эләгеп, еш кына тирәнтен китә, һәм эссе көннәрдә торф янгыннары барлыкка килә. Ә аңа каршы көрәшү бик авыр. Русия халкы мондый янгыннарның күңелсез нәтиҗәләре турында үткән еллардагы очраклардан яхшы белә.