Яз җитеп көннәр җылыту белән халыкта хозур табигать кочагында ял итү теләге туа. Димәк, күпләр пикникка юл тотачак. Әмма бу очракта хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген онытмау мөһим. “Аскын урман хуҗалыгы” инженеры Радик Газин белән шушы темага әңгәмә кордык.
— Районда урман янгыннары проблемасы нинди дәрәҗәдә кискен тора? Аларны булдырмауга нинди чаралар күрелә?
— Районыбыз урман зонасында урнашкан, шуның өчен язгы-җәйге чор якынаю белән урманны уттан саклау буенча көчәйтелгән режим кертелә. Бүген Үрге Сөян урманчылыгында балалар гаебе буенча янгын очрагы теркәлде.
16 апрельдә Башкортстанда җир кар капламыннан ачылу һәм тотрыклы җылы температура торуга бәйле, республика территориясе урман фондында янгын чыгу куркынычы мизгеле билгеләнде. БР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан тиешле боерык чыгарылды. Моңа бәйле янгын чыгу куркынычы мизгеленә әзерлек буенча планнан тыш тикшерү үтте. Аның барышында махсус урман янгыны техникасы саны билгеләнде һәм җиһазлар урман янгыннарын бетерү буенча вакытында чаралар кабул итүгә һәм алар белән нәтиҗәле көрәш, халык хәвефсезлеге, икътисад объектларының тотрыклы эшләүләрен тәэмин итүгә әзер. Яңавыл районында БР урман хуҗалыгы министры урынбасары Венер Вахитов, Бөре, Аскын, Илеш, Караидел, Калтасы, Борай һәм Яңавыл районнары урман хуҗалыклары вәкилләре катнашлыгында урман янгыннарын сүндерү буенча төбәк укулары үтте. Атап әйткәндә, халык һәм укучылар белән аерым очрашулар, әңгәмәләр оештырылды. Район хакимиятендә оешма һәм предприятие җитәкчеләре, авыл биләмәләре башлыклары катнашлыгында киңәшмә булды. Аның барышында “Урманны чүп-чардан чистартыйк!” акциясе үткәрү турында мәгълүмат җиткерелде. Халыкны өмәләр оештыруга — торак пунктка якын территорияләрне чүп-чардан чистартырга чакырабыз.
Язгы-җәйге чорда янгын хәвефсезлеген тәэмин итү буенча чаралар комплексына үзгәрешләр кертелүен исегезгә төшерәбез, атап әйткәндә, коры үлән яндыруны һәм автомобиль, тимер юл чикләрендә учак ягу рөхсәт ителми. Моңардан тыш, поезд һәм автомобиль тәрәзәләреннән тәмәке төпчекләре һәм шырпы ташлау тыела.
— Янгынны сүндерүгә караганда кисәтү җиңелрәк. Район халкы үтәргә тиешле саклык чараларын әйтеп үтегез әле.
— Коткаручылар үлән януы җитди нәтиҗәләргә китермәсен өчен кисәтә, бакчаларны, йорт территорияләрен язгы-җәйге янгын чыгу куркынычы мизгеленә әзерләгәндә түбәндәге чараларны үтәү мотлак: территорияләрне чүп-чардан, коры үләннән, яфраклардан чистарту; җыелган чүпне территориядән читкә илтеп ташлау; балаларга шырпы белән уйнау аянычлы нәтиҗәгә китерүе турында исләренә төшерү.
Шулай ук янгын чыгу куркынычы чорында гражданнар урманда булган вакытта янгын хәвефсезлеге таләпләрен үтәргә тиеш: коры үлән, агач кискән калдыклары, йомычкылар булган урында, агач төпләрендә учак якмаска; тәмәке төпчекләре, сүнмәгән күмерләр ташламаска; пыяла ватыклары, шешәләр бәреп калдырмаска, алар кояш нурлары астында линза ролен уйнап, ут кабып китүгә сәбәпче булырга мөмкин. Шулай ук майлы, бензинлы, керосинлы чүпрәкләр, кәгазь, мамык кебек әйберләрне, көнкүреш калдыкларын, төзелеш, сәнәгать чүпләрен бәреп калдырмаска.
— Урманнарда янгын хәвефсезлеген бозу нәрсә белән яный?
— Янгын чыгу куркынычы чорында урман хуҗалыгы хезмәткәрләре билгеләнгән көннәрдә участокларындагы тәртипне тикшерәчәк. Әгәр сезне учак яисә мангал янында күрсәләр, утны шунда ук сүндерергә кушачаклар. Урында ук административ хокук бозулар турында протокол төзиләр яисә кисәтү ясыйлар. Әгәр урманга автомобильдә керәсез икән, шунда ук чыгарга кушачаклар. Янгынга каршы режим шартларында урманнарда янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозган өчен гражданнарга 4-5 мең сум күләмендә административ штраф салына: вазифалы шәхескә — 20 мең сумнан 40 меңгә кадәр; юридик берәмлекләргә — 300 мең сумнан 500 мең сумга кадәр.
Җинаять җаваплылыгы да каралган. Ут белән саксыз тотынып, урманга зыян китергән өчен җәза төрлечә булырга мөмкин — 200 мең сум штрафтан алып өч елга ирегеннән мәхрүм итүгә кадәр.
— Радик Аданисович, гәзит укучылар киңәшләрегезне күз уңында тотып, шушы проблемага җитди карарлар, дигән ышанычта калабыз. Эчтәлекле әңгәмәгез өчен рәхмәт!