Узган ел Туймазы районында булган хәлләр — тилчә чире табылганнан соң, Башкортстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан республика территориясенә тилчә чирен кертү, тарату, малларга йоктыруга юл куймау буенча чаралар күрү турында күрсәтмә бирелде. Шулар исәбендә мотлак процедура — малларга бирка тагу. Аны ни өчен һәм ничек эшләргә кирәклеге турында район ветеринария хезмәтенең баш табибы Руслан Галләмов белән әңгәмә кордык.
— Руслан Рәмилевич, нинди төр хайваннарга идентификация үткәрелергә тиеш?
— Район хакимияте күрсәтмәсенә ярашлы карар чыгарылды, аның нигезендә маллар исәбен алып бару һәм идентификацияләү буенча чаралар планы төзелде. Тилчә чиренә сизгер авыл хуҗалыгы малларына дәүләт исәп системасының 16 хәреф-санлы биркалары бирелә һәм ул бердәм федераль реестрына кертелә. Тилчә чире мөгезле эре һәм вак малларга, дуңгызларга йогарга мөмкин. Димәк, мотлак идентификацияләү барлык авыл хуҗалыгы малларына да үткәрелергә тиеш дигән сүз.
— Бирка тагуның максатын аңлатыгыз әле.
— Бу чараның максаты — беренче чиратта, малларны алыштыру, урлауга юл куймау, ветеринария-кисәтү эшләре исәбен оештыру, йогышлы, шул исәптән куркыныч чирләр килеп чыккан очракта, чирнең чыганагын табу һәм юкка чыгару буенча чара күрү. Бирка тагу һәр малны исәптә тоту һәм хуҗасын җаваплылыкка тартыру мөмкинлеге бирә. Былтыр Туймазы районында ветеринария белгечләре тилчә чире табылган авыллардагы маллар санын исәпли башлагач, хуҗалык китабында ике-өч сыер язылганлыгы, ә чынында исә алты-җиде булуы ачыкланды. Әгәр мал үлсә, хуҗалары компенсация сорарга мәҗбүр була, аларның бу ярдәмгә хокуклары барлыгы-юклыгын аңлау авырга туры килә. Шулай ук хуҗасыз хайваннар төрле чирләр таралуга сәбәпче булалар. Теге яки бу сыерның кайдан килгәнен беркем дә белми. Нәтиҗәдә, чирнең чыганагын табу кыенлаша. Чынында бу хайванның паспорты була, монда сүз песи һәм этләр турында гына бармый, ә продукция бирүче авыл хуҗалыгы маллары да керә, йорт хайваннары хуҗалары өчен әлеге эш яңалык түгел инде.
— Бирка тагу эше нинди тәртиптә башкарыла?
— Махсус прибор белән малның колагы тишелә һәм бирка беркетелә, бу бер хәрәкәт белән эшләнелә. Кан да чыкмый, тиз һәм бернинди авыртусыз диярлек үтә. Биркада дәүләт исәп системасының 16 хәреф-санлы билгесе куелган, анда Русиянең хәреф коды, Башкортстан Республикасының рәсми цифралы коды, мал төренең коды, муниципаль берәмлек коды һәм авыл хуҗалыгы предприятиесе яки КФХ коды күрсәтелгән. Ветеринария белгечләре бирка такканнан соң, бердәм федераль реестрына язып куялар. Бирканы югалтырга яки ялганны эшләргә ярамый, ул малның гомере буена бирелгән аерым кодны саклый. Малларга бирка тагып, исәбен алу — терлекчелекне файдалы алып бару нигезе, дип уйлыйм.
Әйткәндәй, алдан йорт буйлап йөрү, идентификацияләү эшенең мөһимлеге турында халыкка аңлату эшләре, әңгәмәләр алып барылды. Бирка тагуларны узган атнада башладык та инде. Сары төстә 5340 биркага заказ биреп, алып кайттык. Бирка тагу белән беррәттән, нодуляр дерматитка каршы прививка да куябыз. Бүгенгә район буенча 1475 баш мал идентификация үтте.