Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
атна соравы
13 апрель 2018, 16:20

Ут белән шаярмыйлар!

Кемероводагы фаҗигале вакыйга чаң кагып, халык күңелендә бик озак еллар сакланыр.

Кемероводагы фаҗигале вакыйга чаң кагып, халык күңелендә бик озак еллар сакланыр. Шуны белергә һәм истә тотарга кирәк: кешенең гамьсезлеге, ваемсызлыгы фаҗигале, аянычлы күренешкә китерә.

Шушы көннәрдә “Танып” сәүдә үзәгендә янгын хәвефсезлеге таләпләре үтәлүгә прокурор тикшерүе үтте.

Тикшерү барышында сәүдә үзәге хезмәткәрләренә җентекле инструктаж үткәрелде, табылган җитешсезлекләр каралды. Ә алар җитәрлек икән.

Төп басым эвакуация чаралары үткәрүне тикшерүгә ясалды. Бинада чыгу юллары уклар белән билгеләнмәгән, димәк, бу Янгынга каршы режим кагыйдәләре таләпләренә тәңгәл килми.

Эвакуация планы ГОСТка туры килми, ут сүндергечләрдә теркәү номерлары юк, кайберләренең хәтта файдалану вакыты да чыккан. Чарлакка чыгу юлына әйберләр, тартмалар куелган. Сәүдә йорты бинасында янгын сүндерүгә су тәэминаты каралмаган.

Кулланылган төзелеш материаллары составы буенча сораулар күп булды. Аларның янгын хәвефсезлеге буенча күрсәткчеләре билгеле түгел, документларда күрсәтелмәгән. Ә бит нәкъ пластик панельләрдән, түшәмнәрдән чыккан ачы төтен янгынның беренче минутларында аеруча куркыныч.

Тикшерүне Аскын районы прокуроры ярдәмчесе Рөстәм Хөснуллин белән янгын күзәтчелеге буенча дәүләт инспекторы Динар Василов үткәрде.

Р.S.: Арытаба районның барлык ашыгыч ярдәм хезмәтләре урынга барып (“Танып” сәүдә үзәгенә) планнан тыш янгын-техник дәресләре үткәрелде.
Читайте нас: