Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
атна соравы
23 март 2018, 14:50

Юл йөрү кагыйдәләрен саклагыз!

Ел саен язгы-җәйге чорда балигъ булмаганнар катнашлыгында юл фаҗигаләре саны артуы күзәтелә, чөнки балалар күп вакытларын урамда, юлларда үткәрә.

Ел саен язгы-җәйге чорда балигъ булмаганнар катнашлыгында юл фаҗигаләре саны артуы күзәтелә, чөнки балалар күп вакытларын урамда, юлларда үткәрә.

Балалар катнашлыгында юл-транспорт фаҗигаләренең авырлыгын күз уңында тотып, укучыларның язгы каникулларында юлларда хәвефсезлекне тәэмин итү, балалар гомерен һәм сәламәтлеген саклау өчен 2018 елның 19 мартыннан 6 апреленә кадәр “Игътибар — балалар!” кисәтү операциясе үткәрелә. Бу чара чикләрендә балигъ булмаганнар арасында Юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча рейдлар үткәрелә. Шулай ук кагыйдәләрне бозып, балаларын махсус кресло, саклау җиһазларыннан башка йөртүче, хәвефсезлек каешларын дөрес кулланмаучы ата-аналар да игътибардан читтә калмаячак. Бу очракта транспорт чаралары водительләре административ җаваплылыкка тарттырылачак. Моңардан тыш, урамда тротуар була торып балаларын юлдан җитәкләп баручы әти-әниләргә баланы саклау һәм тәрбияләү буенча бурычларын тиешенчә үтәмәгән өчен җәза биреләчәк. Шулай ук Юл йөрү кагыйдәләрен бозып, балаларына скутер һәм мопед алып бирүче әти-әниләр җаваплылыкка тарттырылачак. Исегезгә төшерәм, скутер һәм мопедларга идарә итү 16 яшьтән, водитель таныклыгы булган һәм юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белгән очракта гына рөхсәт ителә.

Хөрмәтле өлкәннәр, Юл хәрәкәте кагыйдәләрен саклагыз!

Урамда:

- юлны аша чыгар алдыннан, баланы җитәкләгез

- юлны тик җәяүлеләр сукмагыннан яисә светофорның яшел сигналына гына чыгыгыз

- транспорт чарасыннан төшкәч, аның кузгалып киткәнен көтегез, аннары гына юл аша чыгыгыз

- балаларга юлда һәм аңа якын җирдә уйнарга рөхсәт итмәгез

- баланы тротуардан барганда юлдан ерак яктан бастырып җитәкләгез

- беркайчан да якынлашып килгән транспорт алдыннан балагызны җитәкләп йөгереп чыкмагыз.

Автомобильдә:

- баланы итәктә утыртып йөртмәгез

- баланы тотучы саклык җиһазлары кулланыгыз.

Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт испекциясе хезмәткәрләре автомототранспорт чаралары водительләренә Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә, руль артында бик игътибарлы булырга куша, чөнки бала көтмәгәндә юлга йөгереп чыгарга мөмкин. Әти-әниләргә аерым үтенеч: балаларыгызның буш вакытын ничек үткәрүенә зур игътибар бүлегез, яше җитмәгән үсмерләргә автомототранспортка идарә итәргә рөхсәт бирмәгез.

Исегездә тотыгыз, балаларыгыз сездән үрнәк ала!

Павел Крапивин, ЮХХДИ инспекторы.
Читайте нас: