Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
атна соравы
20 март 2018, 12:55

Һәрчак җаваплылык тойдым

Аскын авылында яшәүче Мидхәт Нурдәүләтов бер сайлаудан да калганы юк.

Аскын авылында яшәүче Мидхәт Нурдәүләтов бер сайлаудан да калганы юк. Хаклы ялга кадәр прораб, механик, инженер булып эшләгән Мидхәт абый җитди сәяси вакыйгада катнашу һәр кешенең бурычы , дип исәпли.

“Быел сайлау туган көнемә туры килде. Шуңа иртән үк тормыш иптәшем Рәүфә белән сайлау участогына барып, илебезгә Президент сайладык. Ә соңыннан котлаулар кабул иттем. Район, авыл Советына яки югары законнар чыгару органына депутатлар сайлау булсынмы — барысына да яшь чактан җитди карадым. Бу бик җаваплылык таләп иткән мөһим вакыйга”, — ди ул.
Читайте нас: