Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
атна соравы
26 гыйнвар 2018, 13:20

Булганны саклап калырга кирәк

Салкын һәм явым-төшемнәргә бай җиде ай дәвамында малларны җылы урында тәрбияләп карау,

Салкын һәм явым-төшемнәргә бай җиде ай дәвамында малларны җылы урында тәрбияләп карау, сөт һәм ит җитештерү өчен шартлар тудыру — малларны бәйдә асрауга әзерләнү чорында авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр алдына шундый мәсьәләләр куелган иде. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә аларның ничек үтәлүе һәм малларны кышлату ничек алып барылуы турында район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Илгиз Фәйзрахманов белән әңгәмә кордык.

— Илгиз Мөхәмәтҗанович, район терлекчеләре чананы җәй әзерлиләр дигән мәкальне онытмаганнармы?

— Онытмаганнар. Хәтта үзләренең зур булмаган матди-техник һәм финанс мөмкинлекләрен исәпкә алып, ферма территорияләрен тирестән чистарту, сыер абзарларын һәм башка биналарны ремонтлау вакытын алгарак күчергәннәр. Терлекчелек биналарын малларны бәйдә асрау чорына әзерләү май аеннан ук башланды: су эчерү һәм тирес чыгару системалары алыштырылды һәм ремонтланды, сыер саву җиһазларына техник хезмәтләндерү үткәрелде, һава алыштыру шахталары ремонтланды. Җәйге чорда терлекчелек фермалары агартылды, район ветеринария станциясе көче белән һәм акчасына абзарларга дезинфекция үткәрелде.

— Фермаларны әзерләү вакытында нәрсәгә аерым игътибар бирелде?

— Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм зооветеринария хезмәткәрләре бозауларны саклап калу, сәламәт үсешен тәэмин итү өчен мөмкин кадәр уңайлы шартлар тудырырга тырышты. Бу юнәлештә “Куяштыр”, “Урал” авыл хуҗалыгы кооперативларында, “Казанчы” җәмгыятендә, “Гомәров З.Г.” крестьян-фермер хуҗалыгында җитди эш алып барылды. Бу хуҗалыкларда терлекчеләр эше өчен дә яхшы шартлар тудырылган. Республикада авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләргә ярдәм итүче программаларда катнашып, соңгы өч-дүрт елда хуҗалыклар физик эшне күпкә җиңеләйтте. Барлык сөтчелек фермаларында сыер саву аппаратлары, сөтүткәргечләр урнаштырылды, сөт суыткычлар сатып алынды, транспортерлар, тирес чыгару җиһазлары яңартылды. Терлекчеләрнең эшен җиңеләйтү һәм малларны азыкны үзләштерүен арттыру өчен азыкларны ваклагыч-бутагыч-тараткычлар сатып алынды.

— Ит, сөт җитештерү күпчелек малларны тукландыру рационына бәйле икәнлеге беркемгә дә сер түгел. Малларны бәйдә асрау чорында рационнары никадәр тулы кыйммәтле?

— Район хуҗалыкларында печән саклагычлар һәм сенаж траншеяләре азык хәзерләү чорына вакытында әзерләнде. Барысы да янгын сагы инвентаре белән җиһазланган. 13200 тонна сенаж һәм 7000 тонна печән хәзерләнде һәм ташып алынды. Фураж ашлыгына да кытлык юк. Хуҗалыкларда яфрак азыклар да җитәрлек күләмдә хәзерләнде. Район буенча шартлы бер баш малга уртача 30 центнер азык берәмлеге туры килә. Рационнарны баланслау өчен мал чөгендере жомы кулланыла.

— Кышкы чорда терлекчелек тармагын үстерү өчен кеше факторы да хәлиткеч роль уйныйдыр, мөгаен.

— Әлеге вакытта авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә асралучы 2256 баш мөгезле эре терлекне, шул исәптән 802 сыерны карау белән 50дән артык кеше шөгыльләнә. Терлекчеләрнең осталыгы һәм намуслылыгына, беренче чиратта, кышкы чорда ит һәм сөт җитештерү нинди дәрәҗәгә җитүе бәйле. Һәм бүген авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләрнең төп бурычлары малларны яхшы тәрбия һәм тиешенчә тукландыру исәбенә продуктлылыкны арттыруга кайтып кала.

— Илгиз Мөхәмәтҗанович, савымнар әле нинди дәрәҗәдә?

— Авыл хуҗалыгы предприятиеләре буенча гыйнвар көннәрендә уртача тәүлеклек савым бер сыерга 11,1 килограмм тәшкил итә, бу 2017 елга караганда 2,3 килограммга күбрәк. Узган ел белән чагыштырганда сөт сатуны “Урал” кооперативында — 26,8 тоннага, “Казанчы” җәмгыятендә — 30,2 тоннага, “Исламов Р.К,” КФХ — 28,5 тоннага, “Әбраров Д.Ш.” крестьян-фермер хуҗалыгында 23,9 тоннага арттырдылар. Район хуҗалыклары 2017 ел башыннан сөт кабул итү пунктларына барлыгы 768 тонна сөт тапшырды. Бүгенгә сөтнең сату бәясе килограммына 17-20 сум тәшкил итә.

Әлеге вакытта сыерлар бозаулый, димәк, продуктлылык артачак. Малларны бәйдә асрау чоры башыннан район хуҗалыкларында 324 бозау алынды. Күпләп бозаулаулар гыйнвар-февраль айларында көтелә.

— Әйтегез әле, бүген терлекчеләр нинди авырлыклар кичерә?

— Терлекчеләр алдындагы төп проблемалар — авыл хуҗалыгы продукциясен сату һәм терлекчелек кадрларына кытлык. Продукцияне зур кибетләр аша сату өчен авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләргә кооперативларга берләшеп эшләргә кирәк, дип исәплим. Моңардан тыш, бүген без, беренче чиратта, булганны саклап калырга тиеш.

— Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт!

Наталья Пушкарева.

Автор фотосы.
Читайте нас: