Ышаныч
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Антитеррор
12 август 2020, 12:00

Нефтекама мэриясе күккә оча язган

Нефтекама хакимияте бинасында террорчылык акты планлаштырылган булган.

Бер бәндә кулдан ясалган җайланма ярдәмендә мэриянең көлен күккә очырырга теләгән. Ниятләрен белгәч, аны ФСБның Башкортстан буенча идарәсе хезмәткәрләре тоткарлаган.

"Әлеге гамәлләрне ул дәүләт власте органнары эшчәнлеген тотрыксызландыру һәм конституцион төзелешкә каршы протест активлыгын белдерү максатыннан планлаштырган, моңа "Интернет" челтәрендә актив өндәгән, - дип ачыклык керттеләр Федераль иминлек хезмәтенең республика буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.

Җинаятьчене терактка әзерлек этабында тоткарлыйлар. "Террористик акт" һәм "террорчылык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга чакырулар, террорчылыкны ачыктан-ачык аклау яки террорчылыкны пропагандалау" мәддәләре буенча җинаять эше кузгатылган.

Әлеге кешедән компьютер, яна торган катнашмалар әзерләү ысулы белән видео булган кесә телефоннарын алганнар.

Террорчы күрсәтмәләр биргән дә инде.

Фото: bashinform.ru

Автор: Резеда Галикәева

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/antiterror/Neftekama-meriyase-k-kk-ocha-yazgan-406206/

Читайте нас: