Ышаныч
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
6 апрель 2020, 11:20
Победа 1945-2020

Китаплар күп укыйсызмы?

Сугыш турындамы?

Уфа үзәкләштерелгән китапханәсе китапханәләр челтәрендә “Мине көт, мин кайтырмын” акциясен игълан итә.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган акциянең максаты – сугыш турында китапларга кызыксыну уяту, патриотик рухтагы әдәбиятны саклау һәм үстерү.

Чара 24 марттан 8 майга кадәр дәвам итә.

Акциядә һәркем катнаша ала. Моның өчен [email protected] почтасына «сетевая акция «Жди меня, и я вернусь» адресы белән анкета салырга кирәк.

Арытаба, катнашучы “ВКонтакте” да үз битендә пост урнаштыра.

Анда Бөек Ватан сугышы турындага китаптагы геройның хис-тойгылары, тәэссоратлары, аны тасвирлаучы цитаталар, постка ярашлы хештеглар #Ждименяиявернусь, #ЦентральнаягородскаябиблиотекаУфы урнаштыра.

Китаплар күп укыйсызмы? Укысагыз, сезгә бу акциядә бик җиңел булачак, бәлки җиңүгә дә ирешерсез. Катнашыгыз!

https://omet-rb.rbsmi.ru/pobeda/materials/aktsii/Kitaplar-k-p-ukiysizmi-182841/

Читайте нас: